25 нче март көнне Сарман мәдәният йортында «Мәдәният хезмәткәрләре көне» уңаеннан тантаналы чара узды.
Бу кешеләр үзләренең иҗаты һәм үз һөнәрләренә мәхәббәт белән безнең йөрәкләрне кабыза, безнең өчен бәйрәм тудыра, гүзәллек дөньясына ишек ача, Безне яратырга һәм шатланырга өйрәтә. Бу көнне сәхнәгә быел сәнгать һәм иҗат, китапханә эше өлкәсендә уңышларга ирешүчеләр, шулай ук мәдәниятебез үсешенә һәм абруен күтәрүгә үз өлешләрен кертүчеләр чыкты.