Җәлил бистәсендә "Талантлар фестивале"

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

2019 елның 22 нче мартында Мәдәният сараенда Җәлил бистәсе предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында «Талантлар фестивале» конкурсы узды. Конкурс ТАССРның 100 еллыгына, Сарман муниципаль районының 90 еллыгына, «Җәлилнефть» НГДУ 60 еллыгына һәм Җәлил поселогының 55 еллыгына багышланган иде.  Конкурста Җәлил бистәсе советы һәм Башкарма комитеты, ветераннар Советы, Җәлил поселок китапханәсе, Җәлил бистәсе балалар бакчалары, Җәлил район хастаханәсе, М. Г. Юзлибаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбе, Җәлил балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары катнашты.

Тамашачылар өчен матур концерт программасы әзерләнгән иде, аның барышында матур музыкаль, хореография һәм театральләштерелгән тамашалар тәкъдим ителде.

Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Советы һәм Башкарма комитеты ветераннар Советы һәм Җәлил поселок китапханәсе белән берлектә 11 номер әзерләнгән иде.

Баян, шигырьләр һәм җырлар яңгырады, "Бизәкле шәл" биюе һәм театральләштерелгән спектакль куелды.

Ветераннарыбыз, "Ак калфак" һәм "чишмәләр"вокаль ансамбльләре җырчылары чыгышын аерым бер дулкынлану белән каршы алдылар.

Бәйрәм концерты Җәлил шәһәр Советы һәм Башкарма комитетының вокал ансамбле чыгышы белән "Матур булсын" татар халык җыры белән тәмамланды.

Алып баручылар "Җәлил бистәсе" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А. һәм оештыру эшләре бүлеге начальнигы Гарифуллина Г. И. булды, алар республикабызның, районның барлыкка килү тарихы, нефть ятмаларын эшкәртү һәм Җәлил эшчеләр бистәсе барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International