Мәдәният яңалыклары

2019 елның 26 марты, сишәмбе

25 нче март көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көне булып узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф., Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сахипова И.Р., район мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Г.Г. мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар; муниципаль район Башлыгының, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының, район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын, Почет грамоталарын тапшырдылар. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International