Җәлил поселок китапханәсендә Җәлил гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары, гимназиянең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Исхакова Р.Ш., психологы Гарипова М.М. катнашында “Не сломай свою судьбу” дип исемләнгән информация көне узды. Китапханәчеләр “Жизнь стоит того, чтобы жить» китап күргәзмәсе каршында күзәтү-әңгәмә уткәрде, укучыларга “Будьте здоровы”, “Курить не модно – дыши свободно” буклетлары таратты. Чара барышында көндәлек режим, дөрес туклану, файдалы ризыклар турында да сөйләшү булды. Укучыларның сорауларына җаваплар “Дать шанс здоровью можешь только ты” презентация слайдларын карау белән үрелеп барды.