22 март көнне Каташ-Каран авылы мәдәният йорты каршындагы мәйданда Кышны озату һәм Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Ул театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Бәйрәм мәйданчыгы өстендә кәефне күтәреп музыка яңгырады. Балалар бәйрәм ярминкәсе оештырдылар, анда тәм-томнар, кул эшләнмәләре тәкъдим иттеләр. Милли спорт уеннары да булды, Карга боткасы пешерелде, анда авыл халкы катнашты. Балалар татар телендә җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Әлбәттә, бәйрәмнең төп гамәле-чучелны яндыру, уңыш елы өмет белән килсен өчен. Бәйрәм бик матур килеп чыкты.