Җәлил бистәсе Советында атналык киңәшмә

2019 елның 26 марты, сишәмбе

2019 елның 26 нчы мартында Җәлил бистәсе оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашында атналык киңәшмә узды.

Башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Галләмов «Җәлил бистәсе территориясен санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча икеайлык үткәрү турында»гы мәсьәлә буенча чыгыш ясады.

Аннан соң әйдәп баручы белгеч Абрарова Д. Ф. катнашучыларга Җәлил бистәсендә дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарының тормышка ашырылуы турында мәгълүмат бирде.

Оештыру эшләре буенча бүлек начальнигы Гарифуллина Г. И. Татарстан Республикасында, Сарман районында һәм Җәлил шәһәр тибындагы поселогында бәйрәм ителә торган юбилей көннәре, узган еллар материалларын җыю һәм системалаштыру буенча районда алып барыла торган эшләр турында сөйләде. Барлык җитәкчеләрне әлеге эштә катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International