“Театр дөньясы» . Информация көне

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Күтәмәле авылы китапханәсендә 27 март- Театр көне уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре  өчен “Театр дөньясы» дигән информация көне уздырылды.Китапханәче Г.Хөснуллина  “Театр –тормыш көзгесе “дигән күргәзмәгә күзәтү уздырды .Узган ел басылып чыккан драма әсәрләре, якташларыбыз- театр сәхнәсе йолдызларының  иҗаты белән таныштырдык.Күргәзмәдә шулай ук  республикабызда эшләп килүче данлыклы театрларыбызның тарихы буенча да кызыклы  материаллар бар. Күргәзмә театр елы кысаларында ел буе эшләп торачак. Укучыларыбызны көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International