Рангазар авыл китапханәсендә« Театрга багышланган гомер» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.Бу чара 27 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара Театр көненә багышланды. Тыңлаучыларга театрның барлыкка килү тарихы һәм үсеше турында ,Г. Камал театры, театр сәнгате төрләре ,танылган театр эшлеклеләре турында яңа китаплар тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да яңа кайткан китаплар белән кызыксынып таныштылар .