2019 елның 27 мартында Җәлил гимназиясе базасында югары уку йортлары укытучылары һәм нефть чыгару тармагы хезмәткәрләре, укытучылар, студентлар һәм мәктәп укучыларының «Татарстан Республикасының нефть чыгару төбәкләренең экологик-географик үзенчәлекләре» III Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә 176 укучы һәм 104 укытучы катнашты. Эш 17 секциядә алып барылды. Конференциядә җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының грамоталары, катнашучылар - сертификатлар белән бүләкләнделәр.