22 март көнне “Сандугач” балалар бакчасы игелек, дуслык бәйрәме булган Нәүрүзне каршы алды.
Бәйрәм үткәрү алдыннан тәрбиячеләр балаларга бәйрәм турында мәгълүмат бирделәр, шигырьләр, җырлар өйрәттеләр. Бәйрәм кунаклары Убырлы һәм Нәүрүзбикә булдылар. Убырлы Нәүрүзбикәне урлап үз өенә алып китте. Балалар Убырлы белән төрле ярышларда көч сынаштылар һәм Нәүрүзбикәне коткардылар.
Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Максатыбыз - бәйрәм аша балаларда халкыбызның йолаларына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту һәм мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү. Менә шулай күңелле итеп үзды Нәүрүз бәйрәме.