Янурыс авыл җирлегендә яңалыклар

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

28 март көнне Янурыс авылында яшәүче Шәмсетдинов Зәйнетдин Зялаевич үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Азия Әсхәдулла кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Вәсилә Салихҗан кызы да юбилярны котладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International