Библиографик обзор

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

2019 ел-Россиядә Тетр елы уңаеннан Иске Минзәләбаш китапханәсендә әдәби чаралар әледән-әле үткәрелеп торыла. Шуларның берсе 27 март-Халыкара Театр көне уңаеннан, "Асыльяр" клубына йөрүчеләр белән "Мәдәни мәйдан" исемендә библиографик обзор рәвешендә узды. Китап укучылар "Театр яктылыкка, нурга илтә" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, фикерләре белән уртаклаштылар. Мәдәният һәм театр дөньясында булган яңалыкларга күзәтү ясалды, китапханәгә яңа кайткан "Татар театры" дигән китап белән таныштыру булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International