2019 нчы елның 28 нче мартында Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Советында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф. М. катнашында киңәшмә узды. Шулай ук Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г. Р., Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А. Ф., Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Сәлимгәрәев И. И., Сарман муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Зыятдинова Л. Ш., Сарман муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыйпова Г. Г., Сарман муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров А. З., Сарман авылы һәм Җәлил поселогы оешма җитәкчеләре чакырылды.
Киңәшмәдә Җәлил поселогының 55 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча чаралар планын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. Үз тәкъдимнәре белән «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А. чыгыш ясады.