"Яхшылардан да яхшылары" дип исемләнгән муниципаль фестиваль үткәрелде.

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бүген  Җәлил бистәсенең 6 нчы номерлы "Теремок" балалар бакчасында Сарман муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында "Яхшылардан да яхшылары" дип исемләнгән муниципаль фестиваль уздырылды.

Фестивальдә 18 катнашучы катнашты. Фестивальнең төп критерийлары-иҗади номерның уникальлеге һәм кабатланмас булуы, башкару осталыгы һәм тапшыру культурасы. Фестивальдә тәрбияләнүчеләр гимнастика, инсценировка, рәсем ясау, модельләштерү, чигү, фәнни тәҗрибәләр (проектлар) үткәрү, кулинария, шахмат һ.б. номинацияләр буенча чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International