2019 нчы елның 27 нче мартында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Җәлил гимназиясе» базасында укытучыларның, укучыларның һәм студентларның «Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре» темасына III Республика фәнни-гамәли конференциясе, шулай ук мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, НГДУ белгечләре өчен НГДУ "Җәлилнефть" нең 60, Җәлил поселогының 55 һәм «Җәлил гимназиясе»нең 15 еллыгына багышланган Халыкара Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциянең тантаналы ачылышы Җәлил поселогы мәдәният йортында узды. Пленар докладлар белән д.п.н.,КФУ профессоры Гайсин И. Т., НГДУ “Җәлилнефть» нең ПБ, ОТ и ОС- 2 нче категорияле белгече Кашапов И.Л., д.б.н., РАН ВИЖ «Дубровицы», Подольск шәһәре фәнни- тикшеренү институты профессоры Волкова Н.А.,Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы “Җәлил гимназиясе” к.г.н., доценты Әхмәдов Р.Р. чыгыш ясадылар. Конференциянең секция эше “Җәлил гимназиясе” ндә дәвам итте. Конференциягә Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 300гә якын кеше катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы гимназиянең актлар залында узды. Конференциядә катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр бирелде, ә җиңүчеләргә глобуслар бүләк иттеләр.