23 март көнне Янурыс авылында Кышны озату-Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады. Авыл халкы уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, биеделәр, җырлар җырладылар. Театральләштерелгән тамашада кышны озаттылар һәм язны каршыладылар. Бәйрәм ахырында традиция буенча чучело яндырылды, ул үткәннәре белән саубуллашуны һәм бәхетле киләчәк белән очрашуны символлаштырды.