Җәлил мәктәбе №1 музее

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

55 ел элек беренче номерлы мәктәп, үзенең ишекләрен кунакчыл

рәвештә ачып, беренче сыйныф укучыларын каршы алды! Һәр буынның үз

язмышы һәм мәктәп тарихы бар. 50 еллык юбилейга ачылган музей да мәктәп

һәм поселок тормышында зур урын алып тора. Музей оештырганда, барлык

педагог һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге бик теләп ярдәм иттеләр. Күмәк

хезмәт белән педагогик хезмәт ветераннары, укытучылар, мәктәпне

тәмамлаучылар һәм аның укучылары, пионерлар оешмасы турында бай

фотоматериал, документлар җыелды. Хәрби билетлар, Мәгариф турында

таныклык, төрле дипломнар кебек рәсми документлар әһәмиятле тарихи

чыганак булды. Аерым стеллажда укучыларның иске дәреслекләрен,

көндәлекләрне, сыйныф журналларын, укучыларның куллары белән ясалган

күрсәтмә әсбапларны, укучылар һәм укытучыларның бүләкләрен күреп

хозурланырга була. Музей стеналарында мәктәбебез горурлыгы булган

чыгарылыш сыйныф укучыларының фоторәсемнәре эленеп тора, ә яңа буын

аларга үрнәк алырлык кешеләрне белә. Хәзерге вакытта мәктәп музее

материаллары тулыландырыла, тарихны яңа буынга җиткерү, аларга

«үткәннәре белән танышу» мөмкинлеге бирү өчен электрон чыганакларга

тәрҗемә ителә һәм күчерелә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына ачылган «батырлык»

музее мәктәп һәм бистә тормышында аеруча зур роль уйный. Аның

фондында Бөек Ватан сугышы гына түгел, ә Әфган, Чечен сугышлары

вакыйгаларын чагылдыручы экспонатлар да җыелган. Мөһим документлар –

сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның оригиналлары, фотосурәтләре,

мемориаль әйберләре һәм тыл хехмәте экспонатлары. Аларны безгә тарихи

вакыйгаларда катнашучыларның үзләре, шулай ук мәктәпне тәмамлаучылар

һәм ата-аналар тәкъдим итте. Ленинград блокадасы өзелү өчен каты

сугышлар барган Мясной Бордан китерелгән экспонатлар аерым урын алды.

Әмма алар җитәрлек түгел.

Язмышлары аеруча катлаулы булган әйберләр бар. Алар халык хәтере,

мәдәният, тарих белән бәйле. Биредә алар музей предметларына, һәйкәлләргә

әверелә һәм үз тавышын ала. "Батырлык» музее үз фондларына

экспонатларны зур рәхмәт белән кабул итәчәк, бистәбезнең битараф

булмаган халкыннан күргәзмә киңәйтү өчен күчермәләрен төшерә яки чын

гаилә ядкарьләрен кабул итәчәк.

Хөрмәтле бистәбез халкы, мәктәп ветераннары,кадерле

укучыларыбыз! Музейлар – безнең яшь буынга зур рухи мирас. Сез безнең

үтенечкә битараф калмассыз, һәм мәктәп музейлары фондларын яңа материаллар белән баетуда катнашырсыз, дип ышанабыз. Укучыларыбыз

узган еллар традицияләрен хәтерләсеннәр һәм хөрмәт итсен, алар белән

горурлансыннар һәм уртак язмышыбызның, гомуми тарихыбызның лаеклы

дәвамы булсын дигән теләктә калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International