Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
«Сарман төбәге тарихын өйрәнү проблемалары» көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Сарман туган якны өйрәнү җәмгыяте җитәкчесе Фәнүзә Салихова чыгыш ясады.
Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең 2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары турында район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин мәгълүмат бирде.
Өченче сорау буенча сүзне Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриевка һәм Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башлыгы Рафыйк Кәримовка бирделәр.
Аннары авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова таныштырды.