29 нчы март көнне Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Гадәттән тыш хәлләр булган очракта,эвакуацияләнеп килүчеләрне кабул итү, урнаштыру тәртибен өйрәнү” гә багышланган семинар булды.
Анда Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Мөхәммәтгәрәев, мәгариф бүлеге җитәкчесе А.З.Сабиров, мәктәп директорлары, авыл җирлеге башлыклары, районның “Тормыш иминлеге нигезләре” укытучылары, МЧС хезмәткәрләре катнашты.
Зур Нөркәй мәктәбе чын мәгънәсендә эвакуацияләнеп килүчеләрне кабул итү пункты итеп әзерләнде. Укытучылар, техник персонал берничә төркемгә бүленеп килүчеләрне кабул итү, авылдагы гаиләләргә урнаштыру, эш кәгазьләрен тутыру тәртибе турында җентекләп аңлаттылар, барлык катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Семинарда катнашучылар эшнең дөрес оештырылуына, кабул итү пунктының әзерлегенә, һәр төркемнең эшенә, үз вазыйфаларын белүгә югары бәя бирделәр.