1 апрель Көлке көне

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

1 апрель Көлке көне уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре  “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Елмаеп, көлеп яшик!” дип исемләнгән  көлкетерапия  үткәрделәр. Кичә барышында  тамашачылар  татар язучыларының сатирик әсәрләреннән өзекләр, юмористик шигырьләр, җырлар тыңладылар.Кичәдә Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге  иясе, якташ шагыйрәбез Клара Булатова да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International