Үзәк китапханәнең 95 еллыгы уңаеннан китапханәчеләр “Китапханәгә бару юлын беләсеңме” дип исемләнгән либмоб-акция үткәрделәр. Акция барышында сарманлыларга “Китапханәгә ничек барырга?”, “Китапханә кайсы урамда урнашкан?” дигән сораулар бирелде. Шунысы куанычлы, акцияда катнашкан күп кеше китапханә юлын дөрес күрсәтте. Ә кемнәр әле китапханәбезнең кайда урнашканын белми, аларга адрес, телефон номерлары язылган листовкалар таратылды.