Җәлил бистәсендә «Талантлар фестивале» смотр-конкурсы узды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2019 нчы  елның 29 нчы мартында Җәлил бистәсе мәдәният сараенда "Талантлар фестивале" конкурсының чираттагы этабы узды. Бәйгедә "Җәлилнефть" НГДУ, Җәлил УТТсы һәм Сарман муниципаль районы мәдәният бүлеге иҗат коллективлары катнашты. Концертның төрле һәм дәвамлы программасы тамашачыларны битараф калдырмады. 

     "Җәлилнефть" идарәсенең «Җәлил яшьләре» вокал ансамбле тамашачыларны  "Дисәнә" җыры белән сөендерде.

"Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең эшче яшьләр коллективы "Русский перепляс" биюе белән чын күңелдән һәм эмоциональ чыгыш ясады.

Һәр чыгыш күңелле елмаюлар һәм алкышлар белән үрелеп барды. Кичәне Җәлил мәдәният йорты иҗат коллективының концерт номерлары дәвам итте. Сәхнәдә В. Новиков һәм А. Идрисов «Рабочий человек» җыры белән чыгыш ясады.  Аларның дуэты тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. 

Концерт программасы бик күңелле һәм бай эчтәлекле булды. ДУТТ бию коллективы башкаруында «Однажды в парке» хореография зарисовкасын тамашачылар яратып кабул итте.

     Сәхнәдән җырлар, шигырьләр яңгырады, хореография куелышлары, театральләштерелгән миниатюралар башкарылды.Сарман муниципаль районы мәдәният бүлеге иҗат коллективы чыгышы аеруча истә калырлык булды. Аларның скетч тамашачылар күңелендә чын мәгънәсендә көлү һәм елмаю уятты.Шулай ук «Илек» вокал ансамбле дә үзенең музыкаль номерын бүләк итте. Зал һәр номерны көчле алкышлар белән каршы алды.

     Тамашачылар концертның һәр катнашучысын җылы сәламләде һәм бәйрәм кәефе өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International