Халыкара кошлар көне

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Азалак авыл китапханәчесе Раупова И. балалар бакчасында “1 апрель – Халыкара кошлар көне” нә карата “Канатлы дусларыбыз” дигән экологик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга табигатебезгә ямь бирүче канатлы дусларыбыз – кошлар турында сөйләде. Балалар   кошлар сайравын тыңладылар, китаплар белән таныштылар. Кошларга багышланган табышмаклар, шигырьләр, “Рәсемнән кошларны таны” конкурсы бу чараны тагын да кызыклырак итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International