Халыкара кошлар көне

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2019нчы елның 2нче апрелендә химия һәм биология укытучысы Замаева Л. Н. 3нче б һәм 7нче сыйныф укучылары өчен Халыкара кошлар көненә багышланган чара үткәрде. Балалар берничә командага бүленде һәм төрле биремнәрне үтәделәр. Мәсәлән, кошлар турында табышмакларга җаваплар эзләделәр, тавышлары буенча кошларны билгеләделәр, хәрефләрдән кошлар исемнәрен җыйдылар, җырлар җырладылар, кошлар турында мәкальләрнең мәгънәләрен аңлаттылар. Моннан тыш, балалар кошның төрле өлешләрен ясап, үзләренең сәнгать сәләтләрен күрсәттеләр. Чара ахырында жюри йомгак ясады һәм җиңүчеләрне билгеләде. Балалар бик канәгать калдылар. Уен дустанә атмосферада үтте. Моннан тыш, 1нче апрель көнне 3нче б сыйныфында кошлар турында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе дә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International