Зур Нөркәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Зөбәрҗәт" балалар фольклор коллективы күптән тугел генә Әлмәт шәһәрендә үткән "Моңлы тамчы" Республика бәйгесендә катнашып, лауреат исеме алып кайтты. Бу бәйгегә баргач, балалар сәхнәдә генә җырлап калмыйча, кызыклы мастер- классларда, төрле уеннарда катнаштылар, музейда һәм "Кванториум" дигән балалар технопаркында булдылар. Технопарк турында аерым әйтеп үтәсе килә. Бу үзәккә балалар 7-8 яшьтән йөри башлыйлар. Анда алар робот төзү белән, телефоннар өчен төрле
кушымталар эшләү, нано- технологияләр кулланып, ашарга пешерү, химик реакцияләр үткәрү, шулай ук тегү, кошлар һәм җәнлекләр карау, менталь арифметика белән шөгыльләнәләр. Һәм бу үзәктә балалар бушка шөгыльләнәләр, экскурсияләр дә бушка оештырыла. Әлеге чаралардан балаларыбыз бик тә кәнагать булып кайттылар.