2 апрель – Халыкара балалар китабы көне, шул уңайдан Чукмарлы авыл китапханәсендә, “Китап – иң якын дус ” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Китапханәче Г.Х.Андерсенныӊ балачагы һәм балалар китабыныӊ тарихы белән таныштырды. Китап күргәзмәсе оештырылды.. Шулай ук әкиятченең нәниләр өчен иҗат иткән әкиятләре күңелләрдә яңартылды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, китап күргәзмәсен карадылар, бирелгән сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр. Яңа кайткан китаплар белән таныштылар.