“Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм акциясе

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

“Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм акциясе кысаларында “Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары район мәгариф бүлегенә экскурсия ясадылар.  Әлеге акциянең төп максаты булып, яшь буында татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту; кибеттә, урамда һәм башка урыннарда татарча сөйләшергә өндәү һәм татар теленең  куланылу даирәсен киңәйтү тора.

Акциядә катнашучылар бәйрәм тарихына тукталдылар, туган телнең бөеклегенә басым ясадылар. Методистлар арасында “Ромашка уены”н уйнатып алдылар. Туган тел турында шигырьләр сөйләнде, “Туган тел” җырын  бергәләп башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International