Район Башкарма комитетында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе узды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә “Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм акциясе кысаларында “Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары район Башкарма комитетына экскурсия ясадылар. 

Балалар бәйрәм тарихына тукталдылар, туган телнең бөеклегенә басым ясадылар. Белгечләр арасында мәкалләр белү буенча “Ромашка уенын” уйнатып алдылар. Туган тел турында шигырьләр сөйләнде, “Туган тел” җырын зурлар белән бергәләп башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International