«Сарман» кинотеатры экранында район оешма хезмәткәрләре өчен «Үксезлэр»фильмын күрсәтү дәвам итә. Равилә Шайдуллина –Муратнын «Үксезләр» әсәре нигезендә Нурания Җамали төшергән бу фильмны караганнан соң оешма хезмәткәрләре (тамашачылар) уз фикерләрен белдергәндә «Үксезләр» үксеп-үксеп елатты»- диләр. Чынлапта, кинофильмда ата, ана, бала, гаилә, кешеләр арасындагы мөнэсәбәтләр үтә дә нечкә, зәвыклы бирелеше таң калдыра. Айзәдә, әнисен югалтканнан соң, җылы эзли. Жиде яшьлек кыз әтисенә иртәнге аш әзерли. Анын биктә әнисе Динәгә охшыйсы килә. Әтисе яңа әни киләчәген әйтүгә, кыз ачыргаланып: «Миңа яңа әни кирәкми»,- дигәндә кайсы тамашачы күзләрендәге яшьләрне тыя алсын икән! Яңа әнинең иргәдә, үги кызгада мәхэәббәте фатир һәм машина кыйммәте белән улчәнә. Эчтәлегендә әрну-сызланулар турындагы бу кинофильм хәр кешене тетрәндерә, әрнетә, уйга сала.