Түгәрәк өстәл «Тәртип бусагадан башлана»

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

4нче апрель көнне Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре МБББУ «Сарман гимназиясе»нең Юнусова А.А. җитәкчелегендәге 7 «Б» сыйныф укучылары өчен «Тәртип бусагадан башлана» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Рәйлә Хәмзә кызы укучыларны китапханә яңалыклары белән, яңа китаплар һәм бердәм китап укучы билетын куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар китапханәсе методисты Фәүзия Язкар кызы укучыларга мәктәптә һәм өйдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, Р. Фәхреддинның “Нәсыйхәт” китабыннан, «Әдәплелек дәресләре» хрестоматиясеннән, Ф. Латыйфиның «Хыянәт» китабыннан мисаллар китерде, “Әхлаклылык турында сөйләшик” китабыннан “Кунакның да була төрлесе” исемле хикәясе укылды. Әңгәмә барышында укучылар бирелгән сорауларга җавап бирделәр һәм үз фикерләрен әйттеләр. Түгәрәк өстәл янында сөйләшү бик кызыклы һәм нәтиҗәле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International