Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы "Мөстәкыйль балалар» проектының республика профиль сменасы.

2019 елның 5 апреле, җомга

29-31 март көннәрендә «Костер» Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә «Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы проектының профильле сменасы булып узды. Укучылар сменадан рухландырып,  яңа идеяләр һәм планнар белән кайттылар. Профильле сменада Татарстанның барлык муниципаль районнарыннан 125 активист катнашты. Сменаның тантаналы ачылышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре катнашында узды. Балалар өчен  бай программа әзерләнгән. "Мөстәкыйль балалар»  проектының республика профиль сменасының гамәли бурычы-2019 елга «Яшә» волонтерлык хәрәкәте календаре эшләү. "Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы профильле проектының тантаналы ябылышында смена эшенә йомгак ясалды: барлык балалар катнашында флешмоб башкарылды, иң активлар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International