4 апрель көнне Җәлил сәнгать мәктәбендә Казан шәһәренең «Татармультфильм» берләшмәсе рәссам-аниматорлары "Татарстан гасыры" республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен анимация буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара башында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы барлык катнашучыларны сәламләде һәм иҗади уңышлар теләде. «Татармультфильм» берләшмәсе рәссам-аниматорлары ТАССР оешуга багышланган ролик күрсәттеләр, балаларны анимация теориясе, мультфильм тегү белән таныштырдылар һәм мультфильм җитештерү буенча гамәли дәрес үткәрделәр.