«Татарстанда Музейлар язы – 2019» республикакүләм акциясе кысаларында музейда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы узды. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга паспорт тапшыру тантанасында миграция хезмәте өлкән инпекторы Г.Фатыйхова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Вәлишина һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле Башкарма комитеты җитәкчесе А.Сафина аңлаттылар һәм котладылар. Үткән гасырда кулланылган Туу турындагы таныклыклар, хәрбиләрнең паспортын алыштыручы сугыш елларындагы Хәрби билет һәм башка бик күп документлар белән балалар һәм аларның әти-әниләре музейда таныштылар.