Тантаналы линейка

2019 елның 6 апреле, шимбә

4 апрель көнне Җәлил беренче урта мәктәбендә химия буенча республика

олимпиадасы җиңүчесе 9 нчы Б сыйныфы укучысы Гарипова Илзияне

бүләкләүгә багышланган тантаналы линейка үткәрелде. Котлау сүзләре

белән" Җәлилнефть" НГДУ профком рәисе Филимонов В. К., персонал белән

эшләү бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлев И., "Сәләтле балалар" фонды әгъзасы

Яһудина З. К. чыгыш ясады. Илзиягә Татнефть берләшмәсе исеменнән

планшет рәвешендәге кыйммәтле бүләк тапшырылды. "Бистәбез сезнең

һәрберегездә булырга мөмкин талантлы һәм иҗади шәхесләргә мохтаҗ", -

диде В. Н. Филимонов укучыларга мөрәҗәгатендә, аларга укуларында, төрле

башлангычларында уңышлар һәм киләчәктә җиңүләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International