Бөтендөнья сәламәтлек көне

2019 елның 7 апреле, якшәмбе

     6 апрель көнне Кәүҗияк мәктәбендә «Бөтендөнья сәламәтлек көне» кысаларында волейбол ярышлары узды. Анда 2 команда катнашты: 7-8 сыйныф укучылары һәм мәктәпнең педагогик хезмәткәрләре. Барлык катнашучылар да җиңү  өчен көрәштеләр. Балалар тыныч булырга, ашыкмаска һәм хаталар җибәрмәскә тырыштылар. Әмма педагогик хезмәткәрләр командасы җиңде. Укучылар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International