Район Советында атналык киңәшмә

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Бүген утырышлар зур залында район Советының атналык киңәшмәсе булып узды, аны Башкарма комитет җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев алып барды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе «Шәфкать» директоры Гөлнара Хуҗина "районның авыл җирлекләрендә яшәүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләр белән торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләү буенча эш турында" чыгыш ясады.

Газ хезмәте Сарман участогы өлкән мастеры Айрат Хәертдинов "Кулланылган газ өчен бурычларны түләттерү эше" турында сөйләде.

"Алимент  түләтү эше" турындагы өченче мәсьәлә буенча сүз Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Сарман РО СП өлкән суд приставы - бүлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфар Гайниевка бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International