Халыкара балалар китабы көне уңаеннан үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сарман урта мәктәбенең Гатина Г. Р. җитәкчелегендәге 2 «В» сыйныф укучылары белән “Яраткан китаплар илендә” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Кичә барышында балалар китапханәсе методисты Фәүзия Язкар кызы укучыларга Халыкара балалар китабы көне барлыкка килү тарихын сөйләде, китапларны яратырга, сакларга һәм һәрвакыт укырга киңәш итте. Шулай ук китапханәче китапка багышланган мәкальләр белән таныштырды, табышмакларга җавап таптырды, “Яраткан героеңны тап” исемле викторина үткәрде, балалар яраткан әкиятләрне искә төшерде,“Балалар китабы – сихри бер дөнья” – исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Рәйлә Хәмзә кызы укучыларны китапханә яңалыклары белән, яңа китаплар, бердәм китап укучы билетын куллану кагыйдәләре белән таныштырды һәм балаларны китапханәгә еш йөрүләрен сорады.