Интернет бәйгедә катнашырга чакырабыз

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле шигырь сөюче дуслар! 2019 нчы елның 5 маенда якташыбыз, СССР һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, М.Җәлил, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь Дамир Гарифуллинга 80 яшь тула. Шул уңайдан Сарман “Үзәкләштерелгән китапханә” муниципаль бюджет учреждениесе шигырь укучылар интернет бәйгесе игълан итә. Ул 8 апрельдән 7 майга кадәр “Үзәкләштерелгән китапханә”нең “ВКонтакте” социаль челтәрендә урнашкан төркемендә үтәчәк. Бәйгенең нигезләмәсе белән http://vk.com/club92151379 сылтамасы аша кереп танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International