8 апрельда Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә төп мәктәпләр арасында хокук бозуларны кисәтү максатында оешкан профлактика отрядлары чыгышы булды. Ел башында хокук бозуларны булдырмау йөзеннән “Яшь хокук саклаучылар” отряды оешкан иде. Бүгенге ярышта алар хокукларны һәм хәрби армия күнекмәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар.
Һәр отряд тиешенчә әзерләнеп килгән иде. Мортыш-Тамак мәктәбе - җиңүче, Илексаз, Александровка һәм Кәүҗияк мәктәбе – призерлар булдылар. Җиңүчеләрне котларга район мәгариф бүлегеннән Габидуллин Газинур Әсгать улы килгән иде.
Чара бик күңелле үтте. Балаларга бирелгән ватанпәрвәрлек хисе озак вакыт саклансын иде.