1 нче апрель көнне VII дөньякүләм әдәби марафон старт алды. Ул “ВКонтакте” социаль челтәрендә Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырылып үткәрелә торган онлайн-проект. Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Марафон 21 көн дәвам итәчәк. Аның барышында, татарча шигырьләр, проза яисә драма әсәрләрен укып, шуларның иң мөһим/ кызык дип табылган өзекләрен социаль челтәрдәге аккаунтыңның диварында көн саен урнаштырып барырга кирәк. Проект тәмамланганнан соң катнашучыларның аның шартларын үтәү/ үтәмәүләре тикшерелә һәм финалистлар билгеләнә. Финалга чыгучылар әдәби марафонның йомгаклау тантанасына чакырылачаклар. Тантананың кайсы шәһәр/ районда үткәреләчәге әлегә билгеле түгел.
Әдәби марафонда “Үзәкләштерелгән китапханә” хезмәткәрләре дә катнашалар. Кайсы китапханәченең нинди әсәр белән бу проектта катнашуы турында мәгълүматны “Үзәкләштерелгән китапханә”нең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге төркеменнән http://vk.com/club92151379 сылтамасы аша кереп карарга мөмкин.