9 апрель көнне район балалар китапханәсе һәм «Лилия» балалар бакчасы хезмәткәрләре «Табигать сукмагыннан китап белән» исемле экологик әдәби десант үткәрделәр. "Лилия" балалар бакчасының уен мәйданчыгында балаларны Фиксик һәм Нолик костюмнарыннан киенгән китапханәчеләр каршы алдылар. Балалар аларның килүенә бик шатландылар. Балалар Фиксик һәм Нолик белән экологик сәяхәткә кузгалдылар. Аның барышында алар түбәндәге тукталышларда тукталдылар. Беренче тукталыш "Язгы" дип исемләнде. Анда яз, кошлар, хайваннар һәм язгы кәеф турында сөйләштеләр. Икенче тукталыш "Табышмак" дип аталды, биредә балалар экологиягә багышланган табышмакларга җавап бирделәр. "Театр" исемле өченче тукталышта, балалар битлекләр киеп үзләре хайваннарны сүрәтләделәр. "Уен" тукталышында барысы бергә команда уеннары уйнадылар. "Мин табигатьне ясыйм" дип аталган тукталышта балалар язгы табигатьне асфальтта ясадылар. Урамда кояшлы көн инде, әлеге чара да бик матур килеп чыкты.