"Җәлил гимназиясе" нең 9 нчы А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Замаева Л.Н. белән "Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү" кысаларында ДРБ клиник-диагностика лабораториясендә экскурсиядә булдылар. Балалар КБЛ җиһазлары белән таныштылар, шулай ук кан күрсәткечләре нормасын өйрәнделәр. Кызыксынган укучылар кан төркемен һәм резус факторга кан анализы тапшырдылар. Микроскоп астында бәвел күзәнәкләрен карадылар. Укучылар табибларның, шәфкать туташларының хезмәте белән таныштылар һәм үзләре өчен бик кызыклы мәгълүматлар алдылар.