«Игелек дәресләре» исемле балалар иртәсе

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

10нчы апрель көнне Сарман үзәк балалар китапханәсендә Россия дрессировщигы, клоун, «Песиләр театры» җитәкчесе Ю. Д. Куклачёвның тууына 70 ел тулуга һәм Россия Федерациясендә театр елына багышланган «Игелек дәресләре» исемле балалар иртәсе узды. Әлеге чарага «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылды. Китапханә хезмәткәре балаларга Юрий Куклачев турында һәм әдәби иҗаты турында сөйләде, Юрий Куклачёвның чыгышларыннан видеофрагментлар карадылар. Балалар аның турында бик күп мәгълүмат алдылар, спектакль һәм чыгышлардан тыш, әле ул «Килька, Стрелка, Ромашка и клоун Юрашка», «Друзья мои кошки» - исемле китапларда язганын белү. Балалар өчен чын ачыш булды, театрның күп кенә артистлары – кыйммәтле токымлы мәчеләр түгел, ә урамда сайлап алынган хуҗасыз хайваннар булуы балаларны бик тәэсирләндерде. Балалар иртәсенә клоунессаның килүе балаларны тагын да җанландырып җибәрде, чөнки ул үзе белән кечкенә “Барсик” исемле песи баласы да алып килгән иде, Барсик үзенең һөнәрләрен күрсәтте, балалар белән уйнады. Балаларда кызыгып китеп клоун киемнәрен киеп үзләренең песи уйната алуларын күрсәттеләр. Теләгән балалар песине сыпырып карадылар, сөенделәр. Чара кызыклы песиләр турында табышмакларга җавап табып һәм өйләрендәге песиләре белән булган күңелле тарихларны тыңлап тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International