Бүген район мәдәният йортында татарча “Әйдә, шаяРТ” КВН уеннарының муниципаль этабы үткәрелде.
Анда барлыгы сигез команда катнашты. Нәтиҗәдә беренчелекне Сарман аграр көллияте командасы белән район Башкарма комитетының “Сарман җыелма командасы” алды. Икенче урынга Җәлил балалар бакчаларының “Кызлар-тызбызлар” җыелма командасы чыкты. Җәлил икенче номерлы урта мәктәбенең “Без булдырабыз” командасы һәм Җәлил гимназиясе командасы "Бушка" өченче булды. Шулай ук “Иң яхшы мәзәк”, “Иң яхшы актер”, “Иң яхшы актриса” номинацияләре җиңүчеләре дә билгеләнде. Җиңгән командалар май аенда район данын республикада яклаячаклар. Аларга уңышлар телибез.