1964 нче елның 25 мартында Җәлил бистәсенә нигез салына. Быел поселок төзелүгә 55 ел тулды. Шул уңайдан Җәлил поселок китапханәсе Хезмәт Даны музее белән берлектә “Бездә юбилей!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичә барышында ветераннар Якупов Ә.Й., Юзлебаева М.Ш., “Җәлилнефть” ветераннар Советы рәисе Харисов Р.А., мәдәният сарае хезмәткәре Илюхин А.И. үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Җәлил бистәсе башлыгы Каримов Р.А. укучыларга мөрәҗәгать итеп, туган якны, поселокны яратырга, өлкән буын тудырган матурлыкны сакларга, аларның эшен дәвам итәргә чакырды.
Китапханәчеләрнең Җәлил бистәсенең төзелү тарихы турындагы чыгышы “Поселок, рожденный нефтью” презентациясе слайдларын, видеоязмалар карау, туган як турында җыр белән үрелеп барды һәм “Наш край нефтяной” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичә барышында укучылар нәфис сүз, җырлар башкарды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.