6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында сайлау комиссияләренең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыру максатыннан Сарман муниципаль районы участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту дәвам итә. 9-12 нче апрель көннәрендә «Тавыш бирү көне алдыннан һәм тавыш бирү көнендә УИК эше» темасы буенча укытуның икенче модуле уза. Уку «Сарман» кинотеатры бинасында 4 лектор тарафыннан оештырылган. Икенче модуль шулай ук презентация материалларын һәм «Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасын кулланып утә.