Сәнгати-эстетик яктан балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗатын үстерү максатыннан, 10 апрельдә Актаныш районы мәдәният йортында “Без бергә” республикакүләм яшь талантлар фестиваль – конкурсының зона этабы булып узды. Анда концерт номерлары белән Сарман районы укучылары һәм иҗат коллективлары да катнашты. Шулай ук актлар залында балалар һәм педагоглар әзерләгән кул эшләре күргәзмәсе дә тәкъдим ителеп, жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Жюри әгъзасы, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, филармониянең джаз оркестры җитәкчесе Лидия Әхмәтова чыгышлар тәмамланганнан соң, барлык катнашучылар да югары осталык дәрәҗәләрен күрсәттеләр, дип билгеләп үтте һәм бәйгене оештыручыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел, әмма жюри безнең район укучыларының иҗатын лаеклы бәяләр дип өметләнәбез.