Китапханәдә язучы белән очрашу – ул һәрвакыт бәйрәм. Ә китап укучылар арасында популяр булган һәм якташ язучы белән очрашу – икеләтә бәйрәм, чөнки мондый хис – кичерешләр гомер буена истә кала.
12нче апрель көнне Сарман район балалар китапханәсендә «Сарманның ару белмәс сандугачы» исемле әдәби кичәсенә шундый язучыларыбызның берсе килгән иде. Дамир Гарифуллин - татар шагыйре һәм төбәк тарихчысы, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), Рафаил Төхфәтуллин (1999), Саҗидә Сөләйманова (2008) исемендәге премияләр лауреаты, РФ гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1991 елдан).
2019нчы ел - язучы өчен юбилей елы. Язучы белән очрашуга «Лилия» балалар бакчасы балалары да килгән иде. Кичә барышында балалар китапханәсе методисты Фәүзия Язкар кызы балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның китабындагы табышмакларга җаваплар таптырды. Дамир Хәйруллович балаларны тылсымлы шигырьләр дөньясы белән таныштырды. Ул үзен бик кызыклы әңгәмәдәш, тылсымчы итеп күрсәтте. Кичәгә аның “Наян - Шаян” шигыре персонажы килгән иде. Балалар аны күргәч бик сөенделәр. “Наян - Шаян” аларга үзе турында шигырь дә укып китте. Балалар да үзләре белгән шигырьләрне сөйләп һәм укып күрсәттеләр. Дамир Гарифуллин очрашуга бүләкләр: балалар китапханәсе һәм "Лилия" балалар бакчасы өчен китаплар, балалар өчен тәм-томнар белән килде. Кичәдән барсы да канәгать калды.