Башлангыч сыйныф укытучылары ачык дәресләр үткәрделәр. Икенче сыйныф укытучысы "Мәгариф учреждениесендә белем бирү сыйфатын бәяләү системасы, практик тәҗрибә, перспективалар" темасына чыгыш ясады. 4 нче сыйныф укучылары "Минем кече Ватаным" темасына проект тәкъдим иттеләр. Утырыш мәктәптә оешкан “Хезмәт һәм дан” музеенда дәвам итте.