Бүген Иске Имән авылында яшәүче Сибгатуллина Рәйсә Хәертдин кызына 95 яшь тулды.
Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Альфис Мөхәммәтгәрәев, авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова, балалары, киленнәре, онык-оныкчыклары тәбрикләделәр. Альфис Файзрахманович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды.